нием бер ыр блк булсын_32236

МББУ Зур Сәрдек гимназиясе

Әниемә

бер җыр

бүләк булсын…

Сафиуллина Ф.Х.

2013

Талгын көй яңгырый, укучылар тезеләләр.

Укытучы. Кадерле балалар! Хөрмәтле кунакларыбыз:әниләр, әбиләр! Сезнең барыгызны

да бәйрәм белән котлыйбыз. Сәламәтлек, ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә! Балаларыгызның матур җырлары, шигырьләре сезгә бәйрәм бүләге булсын.

1-бала Күкнең матурлыгы-йолдызларда,

Көннең матурлыгы-кояшта,

Җирнең матурлыгы-әниләрдә,

Бергә: Сәлам сезгә бездән иң башта.

2-бала. Кырлар әле кардан әрчелмәгән,

Тик яз инде якын, бик якын.

Бу ак пәрдә кинәт ачылыр да,

Язлар җитәр җәеп канатын.

3-бала. Аксакал кыш инде озак тормас,

Вакыт уза, китәр ул бездән,

Шаулап-гөрләп кошчыклары белән,

Кояшлы яз килер яңадан.

Х О Р Ямьле язлар җиткәч (07) — 50

Ямьле язлар җиткәч,

Табигать уянып киткәч,

Дөнья бәйрәмгә күмелә

Тылсымлы җырлар бн.

Куш. Әнкәем, кадерлем,

Минем бердәнберем.

Сиңа гына багышлап

Дуслар бн алыйк җырлап.

Гөрләвекләр узыша,

Кошлар да бит сайраша.

Күктә кояш елмаеп

Җылы нурлар сибеп тора.

Куш. 1 кат

3. Әнкәем, кояш нурым,

Тормышта якты юлым.

Синсез дөнья салкыная,

Мәңге яшә, картайма.

Куш. 2 кат

4-бала. Күтәренке күңелле,

Бар да көләч, шат бүген.

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын.

5-бала. Тып-тып тама тамчылар,

Җырлап бәйрәм көенә.

“Бәйрәм бүген”,-дип, гүя

Тамчылар да сөенә.

6-бала. Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген минем дә.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

7-бала. Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бүген әни бәйрәме,

Сигезенче март бүген.

Х О Р Җыр “Иң матур җыр” (Җ.Тәрҗеманов сүзләре, Г.Гәрәева көе) (12) — 55

1.Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр Минем әни турында

Минем әни турында:

Нинди булган, нинди уңган-

Ул һәр эштә, һәркайда.

Йомшак сүзе, күркәм үзе,

Нурлы йөзе елмая.

2.Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем- әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта

Үрнәк миңа әнием.

Куш.

3. Күрәсезме, чәчәк кебек,

Алсу нурлар бәйләмен.

Кояш котлый март аенда

Минем әни бәйрәмен.

Куш.2кат

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем- әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта

Үрнәк миңа әнием.

Үрнәк миңа әнием.

8-бала. Килеп җитте 8нче Март!

Әниләр, бу сезнең көнегез.

Сез үстергән балалардан бүген

Кайнар котлау кабул итегез.

9-бала. Котлыйбыз сезне, әниләр,

Көләч йөзле әбиләр,

Эштә уңган апалар,

Бергә: 8нче Март белән!

10-бала. Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш-суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора, әнием.

11-бала. Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар, әнием.

Бөтен дөнья бүләк итә

Алтын нурлар бәйләмен.

Х О Р Җыр “Әниләр бәйрәме” (Саҗидә Бикчәнтәева сүзләре)-“ (13) 56

Кояш көлә, мин елмаям,

8 нче Март бүген.

Бүген Әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

Куш.

Бәйрәм бүген, бәйрәм, диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен 2 кат

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, пакь булсын.

Әниләрнең күңеледзй

Бөтен нәрсә пакь булсын.

Куш.

Бәйрәм бүген, бәйрәм, диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен 2 кат

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

Проигрыш

Куш. кабатлана 2 кат.

12-бала. Күрәсезме, бүген кояш

Ничек назлы елмая?

Әниемнең бәйрәмен

Ул да бит көтеп ала.

1-бала. Безне назлап үстергәнгә,

Әниләр, рәхмәт сезгә!

Һәрвакыт эшчән булганга,

Әниләр, рәхмәт сезгә!

Бергә. Һәрвакыт тырыш булганга,

Әниләр, рәхмәт сезгә!

2-бала. Бөтен әниләргә кояш

Тигез өләшсен нурын.

Таңыбыз нурлы булсын!

Таңыбыз тыныч булсын!

3-бала. Җырым бүләк итәм, әнием, сиңа,

Онытылмас гомер-гомергә.

Бу җырымны сиңа багышладым,

Җырлыйм аны сиңа бүген дә.

Х О Р Җыр “Әниемне яратам” (Ф.Илаева сүзләре) “Күбәләкле болында” кассетасы-2-як;11

Мин яратам әниемнең

Тәмле-тәмле ашларын.

Матур итеп елмаюын,

Ягымлы карашларын.

Тәмле-тәмле ашларын

Ягымлы карашларын.

Яратам мин әниемнең

Җылы йомшак кулларын.

Шул кулларның иркәләп,

Башымнан сыйпаганын.

Җылы йомшак кулларын

Башымнан сыйпаганын.,

3.Яратам мин әниемнең

Чишмәдәй саф тавышын.

Чишмәдәй саф тавышында

Челтерәп көйләр агышын.

Моңлы көйләр агышын,

Чишмәдәй саф тавышын.

Әниемне яратам!

Укытучы. Хөрмәтле әниләр! Хәзер сезне уенга чакырабыз.Уен барышында балалар сезгә үзләренең җырлар-биюләрен әле тагын бүләк итәрләр.

Уенда 12 әни катнаша. Аларның күкрәкләренә исемнәре беркетелә. Бер кырыйда өстәлдә сораулар куела.

1 уен. Парлашу уены” (“Әнисә” татар халык җыры башкарыла.)Уенчылар ике түгәрәктә биеп әйләнәләр. Җыр туктагач парлашалар. Парсыз калган әни өстәлдә яткан сорауларның берсен ала, сорауга җавап бирә.

2 уен. “Кем өлгер?” (“Талы-талы” татар халык көе яңгырый.)Уен кечкенә шакмаклар белән уйнала. Идәнгә уенчылар саныннан бергә ким шакмаклар куела.Уенчылар шакмак тирәли биеп йөриләр. Җыр туктагач, һәр кеше бер шакмак алып өлгерергә тиеш. Шакмаксыз калучы сорау ала.

Музыкаль тәнәфес. Җыр “Бииләр итек-читтекләр…”

Гармун уйныйм, гармун уйныйм

Һаман гармун уйныйм мин.

Остарып җиткәч барысын да

Биетергә уйлыйм мин.

Әй бии итек-читекләр,

Әй уйныйм мин, уйныйм мин.

Минем кебек шәп гармунчы

Юктыр диеп уйлыйм мин.

Учларыңны шапылдатып,

Чәчләреңне сыпыр да

Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,

Тыпыр-тыпыр тыпырда.

3 уен.”Кем өлгер?” уены кабатлана.

4 уен.”Капкалы” (“Өммегөлсем” татар халык җыры башкарыла.) Ике алып баручы “капка” ясый. Уенчылар бер-бер артлы капкадан биеп чыгалар. Җыр туктаганда капкага эләгеп калучы сорау ала.

Музыкаль тәнәфес. Зәмир.”Яз килә” (01) 44



Страницы: 1 | 2 | Посмотреть все